Алмадан как ясау ысулы. * Алманың эчен чистартабыз. Тышын салдырмаска да мөмкин. Тазартылган алма якынча 1 кг булырга тиеш. * Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утка тушить итәргә куябыз. Алма йомшаргач, блендерда, тигез пюре булганчы изәбез. Пюрены болгатып торып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алабыз. * Листүккә пешерү кагазе (пекарская бумага) җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә листүккә җәябез. * Пюре кибеп кулга ябешми башлаганчыга кадәр, духовкада иң әкрен утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Как кипкәч тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк. Ә хәзер иң әһәмиятлесе! Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кагазне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз, һәм сак кына салдырабыз. Как әзер! Какны кагазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы нәрсә. Кайберәүләр какка баллырак булсын өчен, кайнатканда шикәр яки бал өсти. Кайберәүләр корица яки имбирь тамыры белән ясый.